Рус православ чиркәвендә Мәскәүнең яңа мэрына зур өмет баглыйлар. “Табигый ки, без Рус православ чиркәве белән Мәскәү хакимияте арасында урнашкан конструктив һәм продуктив хезмәттәшлекнең дәвам иттерелүенә өметләнәбез. Һәм бары тик дәвам иттерелүенә генә дә түгел, шулай ук сыйфат ягыннан үсешкә дә”, – дип әйтте синодаль мәгълүмат бүлеге башлыгы Владимир Легойда «Интерфакс-Религия» порталына.
Мәскәү патриархаты вәкиле исәпләвенчә, билгеләнгән срокларда яңа хакимият өч-дүрт ел эчендә Мәскәүдә ике йөз храм төзү буенча программа тормышка ашырылыр. Моннан тыш, “традицион дини культураларны өйрәнү буенча Мәскәү хакимияте мәгариф сәясәтендә сыйфат үзгәрешләре баруын да теләр идек”, дип өстәде В.Легойда. Шәһәрнең яңа башлыгы Мәскәүнең тарихи шәһәр йөзенә, аның архитектурасына кагылышлы сорауларны хәл иткәндә зур сакчыллык күрсәтсә иде дигән теләктә ул.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар