Малаховка мөселманнары мәчет төзергә планлаштыра, бу хакта Мәскәү өлкәсенең авыл тибындагы шәһәренең (посёлок) сайтында хәбәр ителә.
Рамазан аенда Малаховкада мөселман җәмәгате өчен офис ачылды. Бу офис татарлар өчен очрашу урыны буларак һәм Люберец районы мөселманнары һәм якын-тирәдәге торак-пунктлар өчен рухи үзәк дәрәҗәсендә дә хезмәт итте. Офиста мөселманнар Коръән укырга өйрәнәләр, намазлар укыйлар, аралашалар һәм, әлбәттә, татар телен өйрәнәләр.
«Известия» газетасы хәбәр итүенчә, мөселманнар төзелеш өчен җир бүлеп бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткәннәр инде, ләкин аларның теләген канәгатьләндермәгәннәр.
“Без участокны кайчан да булса бүлеп бирүләренә ирешкәнчегә кадәр йөриячәкбез. Барып чыкмый икән – кушылып үзебез сатып алачакбыз. Татарлар гына түгел, башкортлар, дагестанлылар, әзербайҗанлылар, ингушлар, аварцлар да”, – дип әйтте Мәскәү өлкәсе Люберец районы мөселманнары дини җәмәгате (община) җитәкчесе һәм “Мәскәү өлкәсе татарлары” («Татары Подмосковья») китабы авторы Фаил Ибәтов.
Люберец районында татар телен һәм традицияләрен саклап калган дүрт меңгә якын кеше бар, алар Малаховка мөселман җәмәгатенең (община) күз карасы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар