Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев исәпләвенчә, Россия мөселманнарын гарәпләштерү бара. Аның фикеренчә, бу Россия мөселманнарын гомумиләштүгә юнәлтелгән, уйлап эшләнелгән пропаганда.
“Аларның әхлагы гасыр нормаларыннан, россиялеләрнең традицияләре һәм мораленнән, беренче чиратта, Россиянең мөселман өлешеннән шактый аерыла”, – дип белдерде мөфти «Интерфакс-Религия»гә биргән интервьюсында.
Әлеге вәгазьчеләр мөселманнарның изге урыннары саналган Мәккә белән Мәдинә шәһәреннән киләләр. Шуңа күрә Россия мөселманары аларны “чып-чын мөселманнар”, дип уйлыйлар, шуңа ышаналар.
“Яңа мөселманнар” исламның беренче бишеге саналган һәм мөселманнар өчен изге исәпләнгән урыннарның рухи кыйммәтләренә юнәлүләрен белдерәләр, ә чынлыкта исә «Даешь чистоту веры!» шигаре (лозунгы) астында мөселманнарны гарәпләштерү процессын үстерү ята”, – ди Шәфиев.
Шәфиев фикеренчә, бу мөселманнарны гомумиләштерү һәм аларның рухи тормышларын дестабилизацияләү өчен уйлап табылган пропаганда җимеше.
“Россия мөселманнарына каршы агрессив дини сугыш алып барыла”, – дип ассызыклады ул.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар