24 октябрьдә “Космос” концертлар залында XI Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсының финалы узачак. Конкурс Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин кул астында һәм Ислам конференциясе оешмасы генераль сәркатибе, профессор Әкмалетдин Ихсаноглы ярдәмендә үтә. Чараның рәсми мәгълүмати партнёры – Anbaa Moscu.
Дөньяның 30 иленнән диярлек килгән конкурсантлар тиләвә номинациясендә көч сынашачак – ул биттән тәҗвид һәм тәртил кагыйдәләре буенча укудан гыйбарәт.
Шулай ук Татарстан һәм Ислам Иран Республикаларыннан килгән мөнәҗәтләр (нашиды) әйтү ансамбльләре чыгыш ясаячак.
Конкурс ун елдан артык бай тарихка ия һәм Россия җәмәгатен Ислам традицияләре белән таныштыру, гомумән, агарту эше алып баруда зур әһәмият били. Быелдан башлап конкурс ЮНЕСКОның мәдәни чаралары исемлегенә кертелгән, шулай булгач, әлеге мероприятияне үткәрүнең югары дәрәҗәдә үтүен тану үзеннән-үзе аңлашыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар