2010 елның 29 октябрендә көндезге сәгать икедә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында (Кремль урамы, 33 нче йорт) чит ил галимнәре тарафыннан китапханә фондына бирелгән татар-япон элемтәләре турындагы китапны тәкъдим итү булачак.
Татар-япон элемтәләре тарихы үз эченә йөз елдан артык чорны тәшкил итә. Чит илдә исә Россия һәм Татарстан өчен әлеге аз билгеле тема буенча зур библиография бар.
Танылган татар мәгърифәтчесе Рәшит Ибраһимовның япон телендә басылган мемуарларын үз эченә алган библиография турында Казан федераль университетының (КФУ) Көнчыгышны өйрәнү институтындагы япон теле, аны өйрәнү һәм социология кафедрасы доценты, социология фәннәре докторы Лариса Усманова сөйләячәк.
Презентациядә шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырылачак әлеге тематика буенча нәшрият планнары турында да сүз булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар