Сирия башкаласы Дамаскта халыкара “Тәмәке тартуны күрә алмыйбыз” ("Нет курению") дип исемләнгән балалар иҗаты күргәзмәсе булып узды. Биредә Судан, Палестина, Россия, Мисыр, Босния, Армения, Иран, Болгария, Румыния, Сербия, Малайзия һәм башка илләрдән балалар ясаган рәсемнәр катнашты.
«Авангард возрождения» исемле Сирия оешмасы 1500 рәсемне һәм конкурска җибәрелгәннән 300 иң яхшысын сайлап алган. Балалар үзләренең сәнгать әсәрләрендә тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыянлы булуын һәм бу проблеманы ничек күрәләр, шулай итеп өлкәннәр аңына җиткерергә тырышканнар.
Шунысы да билгеле булды, балалар әлеге начар гадәтнең зыяны турында яхшы беләләр икән. Күргәзмәне караучы 15 яшьлек бер сирияле болай диде: “Бу рәсемнәр безнең һәммәбезгә дә бик якын, гәрчә алар төрле ерак илләрдән килсәләр дә”. Дамаск сәнгать мәктәбе студенткасы Майса исәпләвенчә, мондый күргәзмәләр яшьләр арасында тәҗрибә алмашу һәм әлеге үтерә торган гадәт белән көрәштә аларга ярдәм бирү өчен әһәмиятле, дип яза «әль-Җәзир»га сылтама биреп Islamnews.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар