2010 елның 25-29 октябрендә меңьеллык Татарстан башкаласы – Казанда “Мөселман модасы атналыгы” узачак, ул “Халыкара «Islamic clothes» мөселман киеме дизайнерлары конкурсы һәм дөньядагы мөселман модасының соңгы тенденцияләрен күрсәтү белән төгәлләнәчәк.
Бүгенге көндә конкурска билгеле модельерлардан, төрле дизайнер студияләре һәм мәктәпләреннән, шул исәптән, Индонезия, Гыйрак, Иран кебек чит илләрдән дә 30 дан артык гариза кабул ителгән, ә Төркия һәм Кувейт белән сөйләшүләр алып барыла.
Моннан тыш, оештыручылар тарафыннан мәдәни чаралар, танылган дизайнерлар белән мастер-класслар һәм төрле мавыктыргыч темаларга түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.
Конкурста катнашучыларның барысын да кыйммәтле бүләкләр, дипломнар көтә. Конкурста җиңүченең Гран-при бәясе 100 мең сум тәшкил итәчәк.
Конкурсның жюри составына Россия һәм чит ил мода индустриясе әһелләре, мәдәният мэтрлары һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре кертеләчәк.
Конкурсны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дизайнерлары Шурасы, “Татарстан мөслимәләре Шурасы” иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар