“Сад” нәшрияты җитәкчесе Айдар Хәбибуллинның туганнары, коллегалары, дуслары һәм танышлары аны яклау буенча комитет төзергә ниятли. «Ислам.Ру»га мондый комитет төзү инициаторлары биргән хәбәрләргә караганда, “аңа шулай ук дин әһелләре һәм мөселман җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һәм хокук яклаучылар һәм башкалар – кемнәр А. Хәбибуллинның аресты белән килешми, кемнәр аның алдагы язмышына битараф түгел – шулар керәчәк”.
Исегезгә төшерәбез, “Сад” нәшрияты җитәкчесе һәм «Золотой родник» журналының баш редакторы Айдар Хәбибуллин 25 сентябрьдә үз гаиләсе белән яшәгән фатирында Балашиха эзләү бүлегенең “Э” Үзәге хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды. А. Хәбибуллинның хатыны Светлана Ишмөхәммәтова сүзләренә караганда, аның фатирында тентү уздырганда хокук саклау органнары хезмәткәрләре экстремистик әдәбият һәм РГД-5 гранатасы “тапканнар”. Боларга өстәп, аның хәләл җефете тентү үткәрү җиде сәгатькә якын вакыт аралыгын үз эченә алганлыгын да хәбәр итте.
Мөселман җәмәгатьчелеге һәм хокук яклаучылар Хәбибуллин аресты дөрес түгел, дип баралар. “Сад” нәшриятында басылган китаплар бары тик Ислам өчен уртача саналган юлга гына өнди, шуңа күрә тентү вакытында аннан экстремистик характердагы листовкалар һәм граната алу хәбәре алар өчен шаккатарлык яңалык булган.
1 октябрьдә Уфада Салават Юлаев мәйданында “Сад” нәшрияты башлыгы Айдар Хәбибуллинны яклап пикет узды. Протест акциясенә Башкортстан, Татарстан, Чиләбе, Свердловск, Оренбург өлкәләрендәге мөселман оешмалары вәкилләре һәм җитәкчеләре җыелган иде. Бу акциягә кадәр Хәбибуллинны яклап Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Флүр Арсланов, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәис урынбасары Габдерәүф Зәбиров, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөселманнарның хокукларын яклау комитеты һәм мәгариф, фән комитеты рәисе Илһам Меражов чыгыш ясаган иде.
Айдар Хәбибуллин – моңа кадәр эчке гаскәрләрнең медицина хезмәте полковнигы була, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, контузия алган кеше. Эшеннән киткәннән соң, шәригать кагыйдәләрен үти башлый. Исламдагы суфыйчылык юнәлешенә иярә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар