16 октябрьдә футбол буенча Россия чемпионатының 24 нче туры кысаларында “Рубин” футбол командасы “Ростов” белән очрашты. Казанлылар 2:1 исәбе белән җиңү яулады.
Шулай да беренче тупны кунаклар кертте. Матчның 4 нче минутында ук арбитр Сергей Лаюшкин “Рубин” сакчысы Наваска, бер ростовлылыга “кылган гөнаһы” өчен “нокта” күрсәтте. Рыжиков унбер метрлы сызыктан туп типте, һәм туп сеткага кереп тә китте.
Әмма “Рубин” бу голга җавапны озак көттермәде: инде 10 нчы минутта ук Биберс Натхо “штрафной” линиясендә исәпне тигезләде. Ә тагын бераз гына вакыттан соң, икенче гол да керде – Рязанцев биргән шәп пастан соң Обафеми Мартинс көндәшнең голкиперы белән күзгә күз очрашырлык булып калды һәм ипләп кенә тупны “Ростов” капкасының ерак почмагына җибәрде.
Уен ахырына кадәр соңгы исәп шулай сакланды. “Рубин” һаман да икенче урында кала бирә, югалткан очколары белән бары тик ЦСКАдан гына калыша. Казанлыларның армеецлар белән очрашуы киләсе атнада Мәскәүдә көтелә. Бу уенда көмеш медальләр язмышы да хәл ителәчәк, ә бу исә үз чиратында киләсе елга Чемпионнар Лигасының төркем этабына турыдан-туры чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рубин”ның бу уенының ике гол авторы да – Биберс Натхо һәм Обафеми Мартинс – мөселманнар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар