Төркиянең Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Пакистанда Израиль исеменә кабат кисәтү белән чыгыш ясады. Бу аның «Мави Мармара» төрек гуманитар судносына канлы һөҗүм ясаганыннан соң көтелеп тә яңгырамаган сүз иде. «Сез ялгызыгыз гына калырга мәҗбүр булачаксыз», — дип белдерде ул.
«Хәзерге вакытта Берләшкән Милләтләр Оешмасының (ООН) Куркынычсызлык советы үз эшләрен дәвам иттерә. Израиль гафу үтенергә һәм компенсация түләргә тиеш. Шушыларны үтәмәгәнгә кадәр ул Якын Көнчыгышта ялгызы гына калырга мәҗбүр ителәчәк», — дип билгеләде ул.
Төркия премьеры шулай ук АКШның реакциясенә мөнәсәбәтле рәвештә дә чыгыш ясады. Алар исә БМОның (ООН) кеше хокуклары буенча советы докладына каршы тавыш биргәннәр иде, ә бу докладта «Мави Мармара» судносын яклауга кагылышлы сүзләр дә бар. БМОның (ООН) кеше хокуклары буенча советы докладына Европа Союзы (ЕС) илләре тавыш бирүдән баш тартты, дип хәбәр итә «TRT».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар