Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Ислам порталы» («Исламский портал») мәгълүмати-агарту сайты белән бергәлектә Халыкара «Минем мәхәллә, минем мәчет» дип исемләнгән эссе язу конкурсын игълан итә.
Әлеге конкурс безнең бабаларыбызның бөтен дөнья һәм Россия буйлап төзегән мәчетләренә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә. Үзең язган сочинениедә (эссе) мәчетләрнең барлыкка килү тарихы, аларның беренче имамнары, шулай ук үткәннән алып киләчәккә бәйле рәвештә кызыклы фактларны сөйләргә кирәк. Моннан тыш, эшләгән эш янына мәчетнең фотосурәтен дә кую мәҗбүри булачак, һәм, мөмкинлеккә карап, башка кызыклы фотоматериалларны да. Иҗат эшләре рус телендә дә, татар телендә дә кабул ителә.
Үзегез язган эссены 2011 елның 31 гыйнварына кадәр «Ислам порталы» редакциясенең электрон почта адресына җибәрергә кирәк булачак: Islam-portal@mail.ru. Җиңүчеләр 2011 елның февралендә, Мәүлед көнендә игълан ителәчәк. Яхшы дип табылган эшләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде