Икенче халыкара «Ислам дөньясы: тарих, җәмгыять һәм мәдәният» дип исемләнгән фәнни конференция 2010 елның 28-30 октябре көннәрендә Мәскәүнең Халыклар дуслыгы Россия университетында (РУДН) үтәчәк.
Симпозиумны оештыручылар — Халыклар дуслыгы Россия университеты һәм М. В. Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре Институты белән бергәлектә Мәрҗани фонды; Россия фәннәр академиясенең Петр I (Кунсткамера) ис. антропология һәм этнография музее һәм Шәрык халыклары сәнгате Дәүләт музее. Конференция Халыклар дуслыгы Россия университетының (РУДН) «Сәгадиев укулары» фәнни программасы кысаларында уза.
Мондый сериядә узган беренче конференциядәге кебек үк (аның беренчесе Мәрҗани фонды тарафыннан 2007 елның декабрендә Россия дәүләт гуманитар университетында (РГГУ) үткән иде), Икенче конференция дә төрле дисциплинадагы белгечләрне берләштерү максатыннан оештырыла, алар тикшерә торган мәсьәләләр ислам проблематикасы мәнфәгатьләрен колачлый. Конференция эше берничә секция һәм түгәрәк өстәл кысаларында барачак. Бу хакта «РФдә Ислам» җиткерә.
Секцияләр:
Ислам дөньясы фәлсәфәсе.
Ислам дине империя һәм (пост-) совет яссылыгында: документлар, практикалар һәм интерпретацияләр.
Ислам дөньясында мистицизм: теория һәм практика.
Ислам икътисады моделе һәм аның үсешендә Россия спецификасы.
Мөселман берләшмәләрен өйрәнүдә антропологик (этнографик) якын килү: теория и практика.
Мөселманнар һәм көнчыгыштагы христиан дине.
Көньяк Азия, Якын һәм Урта Көнчыгыш мөселман җәмгыятьләрендә сәяси тел һәм тел сәясәте.
Мөселман илләренең хәзерге сәяси тормышында ислам дине.
Алтын Урда һәм Җөчи дәүләтләрендә ислам дине: чыганаклар һәм интерпретацияләр.
Мифоритуаль ислам традицияләрендә изге объектлар һәм изгеләр культы.
Яңа гасырда Якын Көнчыгышта этноконфессиональ ситуация.
Ислам дөньясының тарихи үсеше: чыганаклар, концепцияләр, интерпретацияләр.
Ислам мәдәниятендә музыка.
Түгәрәк өстәлләр:
«Гарәп филологиясе һәм гарәп телен чит тел буларак укыту методикасының актуаль проблемалары».
«Ислам интернеты».
Pax Islamica журналының «Бүгенге көндә исламны ничек өйрәнергә?» дип исемләнгән түгәрәк өстәле.
«Ислам мистицизмында фәтва».

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде