11 октябрьдә Мәскәүдә Хаҗ буенча Советның йомгаклау утырышы узды. Анда быелгы изге сәфәргә әзерлеккә йомгак ясадылар. Туристлык фирмалары — хаҗ операторлар исә РФ Хөкүмәте каршындагы Хаҗ буенча Советка быел хаҗга баручыларның тулы исемлеген һәм документларын тапшырды. Федерация Советының халыкара эшләр буенча Комитеты рәисе Ильяс Умаханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Согуд Гәрабстаны Короллегенә хаҗга барырга теләүчеләрнең нибары 7 мең паспорт килгән, ә 2010 елга Россия буенча 20500 урынга квота бирелә. Хаҗ-операторлар үз чиратында атна ахырына кадәр барлык документларны да тапшырырга вәгъдә итте.
Йомгаклау киңәшмәсендә катнашучылар фикеренчә, 2010 елда РФ Диния нәзарәтенә бүленгән квота тулысынча үзләштерелгән. Ингушетия делегациясе исә квотаны тагын 250 урынга арттыруны сорый, ә Дагстан Республикасы вәкилләре өстәмә 3000 мең урын бирүләрен үтенә.
Киңәшмәдә шулай ук Россиянең Хаҗ-миссиясе дә формалаштырылды: транзит илләр (Әзербайҗан, Төркия, Сирия, Иордания һәм Согуд Гәрабстаны) чикләрендә Хаҗ-миссия вәкилләреннән кизү тору буенча белгечләр билгеләнде. Татарстан хаҗ-миссиясе составында быел 19 кеше булачак. Анда «Идел-Хаҗ» төбәкара хаҗ үзәге җитәкчелеге һәм белгечләре кергән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде