Төрле ил галимнәре Коръәндә язылганның шулкадәр камил булуын исбатлап килә. Бүген исә дөнья күләмендә ВИЧ-инфекциясен белән авыручылар артып киткәч, күпләр ислам йолаларның берсе — ир балаларны сөннәткә утыртуны искә төшерде. Ил күләмендә бу эшне мәҗбүри итүне быел беренчеләрдән АКШның Чирләрне контрольдә тоту һәм кисәтү үзәге (CDC) тәкъдим итте. Моннан тыш Австралия табиблары да, илдә СПИД таралу очраклары ешаюын ассызыклап, әле күптән түгел генә бу мәсьәләне күтәреп чыкты.
Австралия табибы Алекс Водак сүзләренә караганда, ата-аналар баласы сәламәтлеген алдан кайгыртып, сөннәткә утырту процедурасын кечкенә яшьтә үк башкарырга тиеш. Ләкин бу илдә аз керемле гаиләләр матди яктан аны күтәрә алмый. Шуңа белгеч сөннәткә утырту эше дәүләт тарафыннан финасланырга тиеш дигән фикердә.
Шунысы кызык, ислам динен тотучылар алай ук күп булмаган бу илдә җенси юл белән күчә торган чирләрне киметү йөзеннән, 1950-1960-нчы елларда ир балаларны сөннәткә утырту гадәте яшәгән. Тора-бара аны онытып бетергәннәр. 1998 елда Австралиядә кечкенә малайларның 13 проценты гына бу процедураны үткән. Узган ел бу күрсәткеч 19 процентны тәшкил иткән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар