ТР Диния нәзарәтендә бу көннәрдә Татарстан Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм Батров җитәкчелегендә, әлеге берләшмәнең утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Анда Әбү-Хәнифә мәзхәбе буенча намаз кылу турында мәгьлүмати материаллар карап тикшерелде һәм фикер алышулардан соң ул расланды. Шулай ук Нияз хәзрәт Сабиров тарафыннан эшләнгән җомга вәгазьләренең 3 махсус үрнәге дә хупланды.
Азат Ахунов Татарстан Диния нәзарәте белән мөселман зыялылары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре белән үзара эш юнәлешләрен билгеләп үтте һәм фикер алышулардан соң әлеге юнәлешләр нигезендә тәгаенләнгән чаралар планын төзергә тәкъдим ителде.
Рафик хәзрәт Насыйров исә гомумбелем бирү мәктәпләрендә Ислам нигезләре дәресләрен укыту буенча әзерләнгән материалларны тәкъдим итте. Дин галимнәре ассызыклаганча, бу материалларны тулыландыру һәм республика мөхтәсибләренә тарату өчен бастырып зарур.
Саед хәзрәт Шаһавиев ТР Диния нәзарәте исеменнән фәтвә төзүгә нигезләнгән документы тәкъдим итте һәм проект нигез буларак кабул ителде. Голәмәләрнең киләсе утырышы агымдагы елның 1 ноябрендә үтәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар