«Идел хаҗ» төбәкара үзәге «Әл-Кудус энҗесе» программасын сайлап алучыларны Палестинага озатты. Татарстаннан һәм Ульяновскидан 8 кеше ун көн дәвамында Казан — Истанбул — Тель-Авив маршруты буенча гыйбадәт кылачак.
Әлеге программа хаҗ яки гомрә кылган, Мәккә һәм Мәдинәдәге ике Изге мәчеттә булган, исламдагы изге урыннарның тарихын һәм кыйммәтен белгән мөселманнар өчен махсус эшләнгән.
Палестина җирендә, Мәккә һәм Мәдинәдәге ике мәчеттән кала, изге дип саналган әл-Акса мәчете урнашкан. Бу нисбәттән «Идел хаҗ» үзәге «Әл-Кудус энҗесе» программасын эшләде. Палестинаның энҗесе — ул әл-Акса мәчете. Бу мәчеттә кылынган бер намазның әҗере (моның өчен бүләкләнү) башка мәчетләрдә укылган 500 намазга тора.
«Әл-Кудус энҗесе» программасына әл-Акса мәчетендә, Гомәр хәлиф мәчетендә булу, Ибраһим пәйгамбәрнең шәһәре «әл-Хәлил»не, гайсә пәйгамбәрнең туган урыны Вифлеемны, Исхак, Йосыф, Якуб, Салих пәйгамбәрләрнең каберләрен, Лут пәйгамбәр күлен, Әмәйәдләр сараен зыярат кылу кертелгән.
Изге җирләрне зыярат кылучыларны гарәп һәм рус телләрен камил белгән гид-мөселман озатып йөриячәк. Казанга кире кайтканда Истанбулда өч көнлек экскурсия оештырылачак, дип хәбәр итә «Идел хаҗ» төбәкара үзәге матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде