Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Галимҗан Бикмуллин якшәмбе көнне үтерелгән Яңа Уренгой (Новоуренгойск) мәчете имамының гаиләсенә ярдәм фонды төзергә планлаштыра.
«Инцидент «Русское поле» яңа типтагы дача посёлкыннан ерак түгел булган, анда Әкбәров үзенең гаиләсе өчен йорт салып яткан», — дип хәбәр бирде Бикмуллин үзе РИА «Новости»га.
«Әкбәров үлгәннән соң, фаҗига булган урынга мин 20 минут узгач килеп җиттем. Мондый хәлне мин үз күзләрем беләм гомеремдә беренче мәртәбә күрдем, бу коточкыч вакыйга. Имам булган машинага 35 пуля эләккән, без шуның хәтлене санап чыгардык. Аңа, барыннан да тизрәк, ике автоматтан атканнардыр», — дип билгеләп узды агентлыкка әңгәмә бирүче.
Аның сүзләренә караганда, үлгән имамның ун баласы калды. «Мин бүген шуны белдем, аның икенче хатыны йөкле икән. Аның хатыннары эшләмәгән, һәм хәзер кем аларга ярдәм кулы сузачак — монысы зур сорау. Гаиләгә ярдәм фонды төзергә уйлыйм, ул аларга даими ярдәм итәр иде», — дип өстәде Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар