Илсур Метшин кандидатурасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы — Казан шәһәре мэры вазифасына сайлану өчен «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы президиумыннан тәкъдим ителде. Бу хактагы карар бүген «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк (региональ) бүлегенең төбәк сәяси советы утырышында яңгырады.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елның 10 октябрендә Россиядә сайлауларның бердәм көне булып узды, ул РФнең 77 субъектында төрле дәрәҗәдәге сайлаулар үтү белән хәтердә калды. Татарстанда бу көнне республиканың муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына сайлаулар үтте. 10 октябрьдә Татарстан башкаласында Казан шәһәре Думасына депутатлар өчен муниципаль сайлаулар булып узды.
Казан мэры вазифасына сайланачак кандидатура «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы президиумы белән килешенеп тәкъдим ителү юлын үтәргә тиеш.
Илсур Метшин кандидатурасын партиянең Генераль советы президиумы раслаган очракта, аның Казан мэры вазифасына сайлану-сайланмавы Казан шәһәре Думасының сайлаулардан соң ук үтәчәк беренче сессиясе депутатлары тарафыннан хәл ителәчәк. Ул, исегезгә төшереп үтәбез, сайлаулар булып узгач 30 көннән дә соңга калмый үтәргә тиеш, дип хәбәр итә Казан мэрының рәсми сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар