«Ислам-info» медиа-төркеме җитәкчесе Илдар Баязитов Яңа Уренгой мәчете имамы Исаметдин Әкбәров үлеме тирәсендә барган хәлләргә үз мөнәсәбәтен белдерде.
«Әлеге үлем безне тирән борчуга салды. Бу бит инде мондый беренче очрак кына түгел. Дин әһелләрен үтерү — булсын имамнар яисә священниклар, бары тик безне генә зур борчуга салып калмый, шул ук вакытта безнең күп конфессияле җәмгыятьтә ризасызлык хисләрен дә үз эченә ала. Имаметдин хәзрәтнең якыннары һәм туганнарының зур кайгысын уртаклашабыз, булган хәлләр безне дә хафага төшерде», — дип билгеләп узды Илдар хәзрәт.
Исегезгә төшерәбез, Имаметдин Әкбәров 10 октябрьдә Төмәндә төзелеп ятучы үзенең йортыннан ерак түгел шәхси машинасында билгесез кешеләр тарафыннан автомат коралдан атып үтерелә.
Аның ике хатыны, шул исәптән бер йөкле хатыны калды. Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Галимҗан Бикмуллин вафат булган имамның гаиләсе өчен ярдәм фонды төзү ниятендә кала бирә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар