Бүген 12 октябрь көнне Россия мөселманнары күренекле дин әһеле,Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулу уңаеннан Беренче "Саматов укулары" узды. Җыен иртәнге 9 Коръән уку белән башланып китте. Казан шәһәр Думасының 19нчы Мәскәү районы Волгоград округы буенча депутат
Укулар Татарстан Җөмһүриятенең мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Ханты-Манси автономияле округы мөселманнарының региональ Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Свердловски өлкәсе Югары Пышма шәһәре имам-хатибы Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов, Казан шәһәр Думасы депутаты Фәрит Фәиз улы Мифтахов чыгышы белән башланып китте.
Җыенда шулай ук Г. Саматов исемендәге «Рухи мирас» премиясе тапшырылды. Премияне остазның якын дусты, шәкерте Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйзь хәзрәт Яруллинга тапшырды. Әлеге премия татар халкының рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән, ислам теологиясе үсеше өлкәсендә, вәгазьләр алып бару һәм мөселман дини берләшмәләрен оешкан төстә ныгытуда уңышларга ирешкәннәр өчен бирелә.
Укуларда танылган дин эшлеклесе Габделхак Саматов мирасына һәм эшчәнлегенә багышланган чыгышлар ясалды. Хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләренә, татарларга хас гореф-гадәтләр, милли һәм дини үзенчәлекләр турында үз чыгышларында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТҖ МДН җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша, РИУ теология факультеты деканы Шагавиев Саид-Дамир Әдһәм улы яктыртты.
Шулай ук Габделхак хәзрәт Саматов турында «Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт» китабы тәкъдим ителде. Китап Ханты-Манси автоном округы (Югра) мөфтие, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир Саматов һәм журналист Вәсилә Рәхимова редакциялегендә басылган. Китапта күренекле дин әһеленең вәгазҗләре, хезмәтләре барланган.
Шулай ук Вәсилә ханым эчтәлекле "Иман сагындагы Саматов" дигән теманы ачыклады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Габделхак хәзрәтне искә алу белән беррәттән, фәнни чыгышлар ясау быел беренче тапкыр уздырылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар