Согуд Гарәбстанында борынгы каберлекләргә тап булдылар. Мөгаен, анда Бану Хашим ибн Абд Манаф һәм Бану Абдул Мутталиб ибн Абд Манаф кабиләсе әгъзалары җирләнгән булгандыр, дип уйланыла. Каберлекләргә түбәнлектә, Тыюлык мәчетенең (Заповедная мечеть) көнбатыш өлешендә “Saudi Telecom” компаниясе тарафыннан үткәрелгән казу эшләре вакытында юлыктылар.
Сишәмбе көнне Согуд Гарәбстанының “Шамс” газетасында басылган язмада тарихчы Шәриф Рагех әл-Кәрими белдергәнчә, бу җирлектә элек Бану Хашим һәм Бану Абдул Мутталиб кабиләләре утырган була. Шул вакыттан бирле 1416 ел вакыт узган. Бу гипотезаны вафат булучыларның каберләрендә кисәкләрнең калмавы да раслый. Аның бүгенге күмү тәртибеннән аерылып торуы, ике ягыннан да ташлар куелган булуы, ә бу исә кабердән аермалы буларак, заманча методлар белән эшләнгәнлегенә ишарә булып тора.
Шәриф әйтеп узганча, бу җирлек Омар ибн әл-Хаттаб (р. г.) хәлифәлеге идарә иткән вакытта, ташлар һәм пычрак белән тулган була, бу исә табигать бәла-казаларын кисәтү өчен шулай эшләнә.
Интернет сайтларында исә бу җирнең дөрестән дә зират булып саналуы турында хәбәрләр пәйда булды. Согуд Гарәбстанының Баш мөфтие һәм өлкән голәмәләрнең рәисе, шәех Абдул Газиз аш-Шәйх моңа карата тиешле күрсәтмәләрен бирергә тиеш булачаклар, дип яза “Ислам порталы” ("Исламский портал").

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар