2010 елның 11 октябрендә Мәскәүнең Текстильщиклар районында мәчет һәм мәдрәсә төзелешенә каршы чыгучылар, әлеге ситуациягә катнашып китүен үтенеп, РФ Президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иттеләр.
Мөрәҗәгать итүче авторлар исә мөселманнарга җир участогы бүленеп бирү карарын законсыз, дип саныйлар, бу җир кишәрлеге «Грайвороново» промзонасы белән янәшә санитар-саклану зонасы участогына кертелә, дип баралар һәм “нинди дә булса иҗтимагый бина, шул исәптән дини объектлар төзү һәм урнаштыру өчен бу җирне файдалану яраксыксыз”, дип табалар. Бу хакта “Сова” үзәге хәбәр итә.
Алар фикеренчә, бу урында “теләсә кем, нинди генә милләт кешесе, дин вәкиле булуына да карамастан, ял итәргә мөмкин булган парк” булырга тиеш.
Районда яшәүчеләр исә Дмитрий Медведевка ни өчен мөрәҗәгать итәргә уйлаганнар соң? Алар бу җирнең бүленеп бирү карарының законлылыгын тикшерү максатыннан, аннан РФ Генпрокуратурасына йөкләмә бирүен үтенәләр.
Моннан тыш, «трафарет акция»сенең әйдәп баручы (инициатив) төркеме менә тагын ниләр уйлап чыгарды: теләгән һәркем алдан әзерләнгән трафарет буенча “Текстильщик”ларда планлаштырылган мәчет төзелеше турында белмәүчеләр граффити ясый алырга тиеш”. Трафаретта мәчет сызып ташланып «Mecheti.net. Парку – Да!» дигән язу сурәтләнгән.
Исегезгә төшереп үтәбез, моңа хәтле мәчет төзелешенә каршы имзалар җыю башланган булган иде инде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар