Таҗикстанның югары рухи органы – республиканың Ислам үзәге голәмәләр шурасы – җирле халыкка үзләренең кием элгеченнән башка мөселман илләрендә файдаланыла торган, мисал өчен, Иран яисә Төркиядә мөслимәләр кия торган киемне алып ташлау чакыруы белән мөрәҗәгать итте.
Бу мөрәҗәгать, экспертлар фикеренчә, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон (Рахмонов) тарафыннан чит җирләрдәге хатын-кыз мөселман киемен каты тәнкыйть итүенең дәвамы булды, ул исә республикада радикаль исламга карата үзенең “фикер”ләре белән моңа кадәр дә уртаклашкан иде. Ә бу карарны исә Ислам үзәгенең фәтвалар бүлеге башлыгы Кобилджон Боев җиткерде.
Таҗикстанның Ислам үзәге голәмәләр шурасы мөрәҗәгатендә исә барлык имам-хатыйбларга да “киңәш” бирелгән: таҗик мәчетенә килүче хатын-кызларны ил өчен традицион булган гына дини кием сайларга чакырырга. Боев аңлатма биреп узганча, бу “киңәш” мөселман киемен кияргә тыюны үз эченә алмый.
Фәтвалар бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, соңгы елларда Таҗикстанда мөселманча киенүче хатын-кызлар саны арткан, аларның күп өлеше кара төстәге хиҗабны өстен күрә икән, ә бу исә Таҗикстанда матәм (траур) көне төсе булып санала. Моңа хәтле Эмомали Рахмон традицион таҗик киемнәренә тиешле игътибар бирмәгән таҗик кызларын тәнкыйтьләп чыккан иде, дип яза memoid.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар