Әфганстан һәм Пакстан рәсмиләре сугышны туктату юллары турында сөйләшер өчен Кабулның затлы кунакханәсендә Талибан вәкилләре белән очрашты.
Бу сөйләшәүләрне Әфганстан хөкүмәте вәкилләре, депутатлар, хөкүмәттән бәйсез оешмалар, Талибанның элекке вәкилләре һәм элекке мөҗәһетдин башлыклары кергән Әфган тынычлык шурасы һәм Пакстан хөкүмәте оештырды.
АКШның «Washington Post» басмасы Кабулда «яшерен сөйләшүләр» башланды, дип язып чыкты. Башка бу хакта мәгълүмат бирелмәде дип белдерә "Azatliq Radiosi".
Бары тик Пакстанның төньяк-көнбатышында АКШ һөҗүмнәренә дучар булган Һаккани төркеме сугышчыларыннан сөйләшүләрдә бер вәкил дә юк, дип язылды.
«Әфганстан халкы сугыштан арыган һәм бу сөйләшүләргә Пакстан да катнаша, чөнки Талибанның нигезләре Пакстанда. Талибанга Пакстан үз йогынтысын ясый ала. Минемчә, Пакстанның бу низагны чишүдән башка юлы юк», диде Әфган тынычлык шурасы әгъзасы Хәмид Мөбәрәз.
АКШ рәсмиләре Талибан җитәкчеләре белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге хәзер генә туды, дип саный. Алай да Талибанны әфган җәмгыятенә кайтарырга әле иртә, ди белгечләр.
Башта халыкара тынычлык саклау көчләре һәм әфган гаскәрләре илдә иминлек урнаштырырга тиеш. Соңгы көннәрдә Пакстаннан Әфганстанга НАТО көчләре өчен ягулык һәм башка кирәк-яраклар алып барган машиналарга һөҗүмнәр артты. Дүшәмбе көнне Талибан көчләре НАТОның 60 йөк машинасына һөҗүм иткәнен белдерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар