Даниянең күп кенә мәктәпләрендә мөселман бәйрәмнәре христианнарның Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәре белән беррәттән үткәрелә. Копенгаген муниципалитеты уздырган социаль сораулар нәтиҗәсендә мондый саннар ачыкланды: 75% уку йортлары балаларны Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә өйләренә кайтарып җибәрә икән.
«Укучыларга дини бәйрәмнәр көнендә өстәмә ял көннәре бирелә, дип сөйли BT басмасына «Эллебьерг» директоры Эдвин Стин Дженсен. Аның кул астындагы 62% укучы — билингвлар булып санала, алар арасында мөселманнар, индуслар һәм башка дин тотучылар да шактый. Бу эшләр Архус, Веджле һәм Оденсе шәһәрләренең мәктәпләрендә башкарыла.
Әмма ләкин моңа барысыда шат түгел: Дания милли партиясе дәүләт уку йортларына аз конфессиялеләрнең сорауларына игътибар итмәскә куша һәм шул исәптән чыгып яңа закон кабул итмәкче була.
Бу хәлләрне мәгариф министры белән тикшерергә теләгән шул партия вәкиле Петер Скааруп мәктәп директорларының балаларны дини бәйрәмнәргә җибәрүләренә бик каты гаҗәпләнә. Шунысы гына җитми иде ди Петер Скааруп, чөнки укучыларның күбе — билингвлар, ягъни болай да артта калучылар, аларга киресенчә күп шөгыльләнергә кирәк ди ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Копенгаген шәһәр советы вәкиле Анне Ванг мондый "дини каникулларда" бернинди дә проблема күрми. "Мәктәп балаларга тиешле белемне бирә, ә каникуллар һәм бәйрәмнәр үз вакыты белән килә. Балаларның әти-әниләре соравы буенча балаларны Рамазан бәйрәменә директор җибәрә икән, моннан трагедия ясарга кирәкми. Директорлар үзләре кайчан укучыларны җибәрергә икәнен хәл итә һәм моңа шәһәр советы вәкилләре тыгылмаска тиеш" - дип саный Анне Ванг.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар