Якшәмбе көнне Төмәндә Яңа Уренгой шәһәре «Ислам Нуры» мәчете имам-хатибы Исомутдин Акбаров атып үтерелә. Җинаять эшчәнлеге көндез «Русское поле» поселогы тирәсендә гамәлгә куела. Билгеле булганча, монда имам гайләсе өчен өй төзегән булган. Исомутдин Акбаровның пуля чиратыннан тишелеп беткән кореясын (Kia) туганнары табып ала.
«Исомутдин Акбаров җәй буена Төмәндә йорт торгызу эшләре белән мәшгүль булды дип сөйли IslamNews каналына Төмән өлкәсе ДН башлыгы Галимжан Бикмуллин. Берничә көн элек ул Яңа Уренгойга барырга ниятләнеп йөрегән, әмма дустының никахына барырга карар итә ул. Исомутдин бүген иртән мәчеттә никахта булып үзенең өенә балаларын бәйрәмгә алып килергә дип »Русское поле« гә кайтып китә. Аның гайләсе бу яңа йортка күчкән була инде». Җинаять кылынган урынга элекке губернатор Сергей Сарычев, хокук саклау һәм тикшерү органнары җитәкчеләре килә. Атыш вакытында ул машинасында берүзе була. Әлегә Тикшерү идарәсе ату турыда тиешле мәгълумат бирми.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар