Казанда 13 октябрьдә, Ислам тарихын һәм мәдәниятын тирәнтен белгән белгечләр әзерләү буенча федераль программа кысаларында, Ислам тарихы һәм мәдәнияты буенча белем арттыру курслары башлана. Курсларны Россия Ислам университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештыра.
Курслар вакытында лекцияләр, семинарлар, контроль чаралар, фәнни семинар булыр дип көтелә. Көн тәртибенә «Татарлар һәм аларның дини мирасы», «Мөселман хокукы: теория һәм практика мәсьәләләре», «Ислам хокукы: дини һәм юридик нигезләрнең нисбәте, чыганаклар, принциплары, хәзерге дөньядагы роле», «Корьән белеме һәм тәфсир», «Гарәп филологиясенә кереш», «Гарәп теле буенча тел белемнәрен һәм күнекмәләрне формалаштыру методикасы» кебек мәсьәләләр чыгарыла.
Укуларны РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе профессоры, юридик фәннәр докторы Леонид Сюкияйнен, МДУның гарәп филологиясе кафедрасы мөдире, профессор Дмитрий Фролов, ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Измайлов, РИУның Шәригать фәннәре факультеты деканы, тарих фәннәре кандидаты Абдулла Әдгамов һәм Халид Абдалхасан Салих ибн Абдуллах аш-Шатри алып бара. Курслар тәмамлану белән, тыңлаучыларга белем күтәрү турында документ биреләчәк, дип хәбәр итә Ислам порталы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар