Саратов өлкәсенең Краснокут районында Аллаһ йорты төзелеше төгәлләнеп килә.
Аның никадәр нык кирәк булуы турында сүз күптәннән барды, һәм менә җирле халык мәчет төзү инициативасы белән чыкты. Мәчетне аларның ярдәме белән эшли башладылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төзелеш өчен районның христиан һәм иудей конфессиясе вәкилләре дә матди ярдәм күрсәтте. Тагын финанслауга үзенең саллы гына өлешен «ООО КБ Наратбанк» кертте, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Киң масштаблы мәчет төзелеше “нульдән” өч ел элек башланып киткән иде, хәзер барлык эшләр дә төгәлләнгән, бары тик манарасын гына куясы калган.
Мәчет үзенә ике йөзгә якын кешене сыйдыра, анда ике ир-атлар һәм бер хатын-кызлар бүлмәсе, барлык уңайлылыклары белән тәһарәтханә бар.
Краснокут районы имамы Равил хәзрәт Мирзов билгеләп узганча, “мәчет төзү, дөрестән дә, бик нык кирәк иде. Бер бүлмәне төзеп бетерү белән үк, мөселманнар җәмәгать намазына йөри башладылар. Иң башта өч-дүрт кенә кеше иде, аннан соң һәр көн саен арта бардык. Хәзер җәмәгать намазларына утыздан артык кеше килә, ә бәйрәмнәргә йөздән артык мөселман җыела”, – дип билгеләп узды имам.
Хәзер мәчет эшли, җомга хөтбәләре укыла, ә изге Рамазан аенда тәравих намазлары да үтәлгән. Алга таба мәчеттә лекцияләр, дини курслар үткәрү планлаштырыла.
Мәчет төзелеше төгәлләнеп беткәч, Равил хәзрәт Саратов мөселманнарын аның ачылышында көтеп кала.
Краснокут районында барлыгы 20 меңгә якын кеше яши, аның өчтән бере – мөселманнар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар