Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кытайның Колҗа шәһәреннән килгән Хәсәновлар гаиләсен кабул итте дип җиткерә матбугат хезмәте. Гыйззәтулла әфәнденең дә, хатыны Хәлимә ханымның да әби-бабалары чыгышлары белән Татарстан, Башкортостан ягыннан. Алар өчен Казан – иң кадерле, изге җир. Бу гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшәләр, милли җырлар гына тыңлыйлар.
Әтиләре үзе дә шигырьләр иҗат итә. Аның иҗаты Татарстан матбугаты битләрендә дөнья күрергә өлгерде инде. Хәсәновларның бар теләкләре – балаларын Казанга җибәреп, югары белем бирү булган. Бүгенге көндә ике уллары Нәгыйулла белән Вәлиулла Бөтендөнья татар конгрессы программасы буенча Татарстан югары уку йортларында белем алалар. Гыйззәтулла Хәсәнов Колҗада Дәүләт хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында кытай телен укыта.
Бөтендөнья татар конгрессында булган очрашуда алар Колҗа шәһәрендәге татар тормышындагы вакыйгалар турында сөйләделәр. Татарстан белән Колҗа шәһәре татарлары арасында ныклы элемтәләр урнаштырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар