9 октябрьдә Свердловски өлкәсенең Буланаш поселогы Балалар иҗаты йортында Татарстан эстрада йолдызлары һәм сәнгать осталары катнашлыгында хәйрия тамашасы узачак. Тамашадан кергән акчалар төзелеп килгән мәчет өчен тотылачак. Бу хакта Конгрессның «Урал Татарлары» бүлегенең башкарма директоры Фәвия Сәфиуллина җиткерде. «Хәзерге вакытта Буланашта мәчетнең 2 каты төзелеп бетте, тик калган эшләрне бетерү өчен матди керемнәр кирәк, шул нияттән концерт оештырыла да инде», — дип сөйләде Фавия ханым.
Концертка керү бушлай, ә менә фойеда балалар куллары белән эшләгән сувенирлар сатылачак. Кергән акчалар мәчеткә тәрәзә кую, түбә ябу һәм елыткыч керетү кебек эшләргә китәчәк. Концертта, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Рамил Курамшин, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр, халыкара конкурслар лауреаты Фәрит Фәйзрахманов һәм башкалар катнашачак. Шулай ук Буланашка, Беренче Гафури укуларында катнашырга Зөфәр Рәмиев, Фоат Галимуллин кебек галимнәр дә киләчәк. Хәйрия җыенын БТК һәм Конгрессның «Урал Татарлары» бүлеге уздыра дип җиткерә IslamNews агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар