Чечня Республикасында киленнәрне урлауга карата чамадан тыш җәзалар кертелә. Бу хакта Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Солтан Мирзаев республиканың торак пунктларындагы имамнар һәм казыйлар белән очрашу вакытында белдерде.
Мөфти сүзләренә караганда, киленнәрне урлап алу аларның гаиләсен мыскыл итү була. С. Мирзаев билгеләп узганча, бу чечен традицияләренә каршы килә һәм гаиләләр арасында конфликтлар килеп чыгуга сәбәпче була, шул сәбәпле озак вакытлар дәвамында дошманлык хисе саклана.
Ул искәртеп үткәнчә, киленнәргә кагылу Коръән һәм Россия законнарына каршы килә һәм кызлар урлауның трагедия белән төгәлләнгән очракларына да мисаллар шактый. Узган елны бер кызны урлаган егетләр, арттан куалаулары сәбәпле, кызу тизлек белән чабалар һәм ДТП килеп чыгуга сәбәпче булалар: нәтиҗәдә 4 кешенең гомере озелә, шул исәптән урланган кызның да.
“Киленне урлап алган өчен җаваплылык җинаятькә сәбәпче булган кешегә дә, дин әһеленә дә, кемнең дә булса басымы астында урланган кыз өчен урлаучыга никах укытырга ризалык биргән әти кешегә дә җаваплылык төшәчәк. Моннан тыш соңгысы урланган кызның әти-әнисенә бер миллион сум акча түләргә тиеш булачак. Үзенең абруе белән файдаланып, кызның әтисенә психологик басым ясаганы өчен имам яки казый үзенең вазыйфаларыннан төшереләчәк һәм, шуның белән бергә, – рухи дәрәҗәләрдән дә”, – дип бирә Чечня хөкүмәтенең матбугат хезмәте Солтан Мирзаевның сүзләрен.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар