Үзбәкстан татар һәм башкортларының «Мирас» мәдәни үзәгендә якын чит илләрдә укучы яшьләр белән очрашу узды. Чарага заманында «Мирас» эшчәнлегендә актив катнашкан Руфинә Шаһиева һәм Мөнир Зияев килде. Алар очрашуга җыелганнарга үзләренең укулары, иҗтимагый тормыштагы уңышлары турында сөйләде.
Мөнир Зияев Казан медицина университетында укый. Шул ук вакытта ул иҗтимагый эшчәнлекне дә онытмый. Мөнир Татарстанда оешкан Үзбәкстаннан килгән студент һәм аспирантлар берлегенең башлык урынбасары булып тора.
Дуслары белән бергә Мөнир төрле бәйрәмнәр, тематик кичәләр, Үзбәкстан артистлары белән очрашулар оештыра. Күптән түгел генә, мәсәлән, алар легендар «Ялла» ансамбле артистлары белән иҗади очрашу үткәргән.
Руфинә Шаһиева исә Себер дәүләт медицина университетында укый. Тырышып укудан тыш ул бию белән шөгыльләнә, үзе укыган уку йортының иҗтимагый тормышында һәм Томски татарлары мәдәни үзәгенең эшчәнлегендә актив катнаша. Бу хакта БТК сайты яза.
Очрашу вакытында «Дуслык» ансамбле артистлары һәм «Мирас» үзәге вәкилләре кунакларга сораулар бирде, фикерләр алышты. Кичә ахырында яшьләр өчен дискотека оештырылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар