Яңа уку елында Казанда Россия ислам университеты базасында каллиграфия үзәге ачылды. Бу өкәдә квалифицияле белгечләр булмау сәбәпле, бу үзәкнең Россиядә аналоглары юк.
Гарәп каллиграфиясен Рамил Насыйбулловта өйрәнергә теләүчеләр өчен уникаль мөмкинлек каралган. Рамил исә әлеге өлкә буенча безнең илдә иң яхшы белгечләрнең берсе, ул сәнгатьнең әлеге төренә күп еллар дәвамында чит илләрдә өйрәнеп кайткан, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.
Әлеге курсларның уникальлеге шунда: Татарстанда, гомумән, Россиядә дә, гарәп каллиграфиясе буенча белгечләр бармак белән генә санарлык. Әлбәттә, сәләтле рәссамнар бар, ләкин профессиональ каллиграф белән рәссам арасына тигезлек билгесе куярга ашыгырга кирәкми, нигездә, бу дөньяны шәхсән интуитив күзаллауда чагылыш таба. Ә дөньяның яратылыш законнары берлеге нигезенә керү биредә күзгә чалынмый.
Курслар 3-4 ел дәвамында барачак, уку бәясе – бушлай диярлек. Шул рәвешле, вакытны да янга калдыру мөмкинлеге бар (каллиграфия сәнгатенә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгәндә 4 елдан алып 10 елга кадәр вакыт кирәк булачак). РИУда укыган очракта, чит илләргә чыгып йөрү хаҗәте булмаганлыктан, шактый күп акча янга калачак. Курслар төгәлләнгәннән соң иджаза (сертификат) тапшырылачак.
«Әл-Хаттү-л-Гарәби» исеме белән аталып йөртелүче гарәп каллиграфиясе –«الخط العربي», «Хатты Гарәби» яки бары тик «Хат», үзенең үсешен Коръәни-Кәримнең беренче аятьләрен яза башлаганнан бирле ала. Ул исламның мөһим сәнгать төре булып санала, бу аның күпкырлы һәм шул ук вакытта бердәм формада булуын чагылдыручы, аның гармониясен, матурлыгын һәм көчен күрсәтүче ислам символы. Каллиграфиянең эстетик принципларында ислам дөньясының мәдәни кыйммәтләре туа.
Каллиграфия – сүзне язу сәнгате – ислам мәдәниятендә абруйлы урын били. Каллиграфиягә бирелгән мөһим роль Илаһи яратылыш идеясе белән тыгыз бәйләнгән. Ислам дине үтеп керүнең беренче елларында ук каллиграфия сакраль сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Кызганычка каршы, Россиядә каллиграфия сәнгате күпләргә таныш түгел.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар