“Рисалә” Түбән Кама мәдрәсәсенең кичке уку бүлегендә яңа уку елы башланды. Шәһәрнең Үзәк җәмигъ мәчетенә килүчеләр ислам нигезләре, гарәп теле һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнә алачак.
Дини белем алырга теләгән студентлар ике төркемгә бүленгән – егетләргә һәм кызларга. Дәресләр ике телдә – татар һәм рус телләрендә алып барыла.
“Рисалә” мәдрәсәсендә барлыгы ике уку бүлеге – көндезге һәм кичке эшләп килә. Көндезге бүлектә бүгенге көндә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500 шәкерт укый. Уку йортының директоры Ирек хәзрәт Мукиев сүзләренә караганда, республикабыздан читтә яшәүче мөселман яшьләре арасында да Түбән Кама мәдрәсәсенең абруе зур.
Елдан-ел “Рисалә”дә ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр саны артканнан арта бара. Мәдрәсәдә шәкертләр өчен барлык шартлар тудырылган, мисал өчен, читтән килгәннәр яшәү урыны белән тәэмин ителә, алар Түбән Кама шәһәре Үзәк җәмигъ мәчете каршындагы интернатка урнаштырылалар, дип яза “Татар-информ”.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар