Үзбәкстан җиренә быел инде менә 19 мәртәбә иң зур һәм мөһим дәүләт бәйрәме — Бәйсезлек көне килде. Әлеге бәйрәмгә Үзбәкстанда яшәүче барлык халыклар алдан ук әзерләнә башлады һәм аны үткәрүгә үзләренең саллы өлешен кертте.
Бәйсезлек көнендә башкала урамнары һәм парклары бәйрәмчә җыештырылган, бизәлгән иде. Ташкентның Бобур исемендәге паркында Интернациональ мәдәни үзәк тарафыннан төрле милләт вәкилләренең үзешчән артистлары ярдәмендә зур концерт оештырылды дип белдерә Intertat.ru.
Гала-концертта иң яхшы коллективлар - «Русская калинушка», «Белорусская катюша», «Греческий сиртаки» һәм Рәисә Баймурзина җитәкчелегендәге «Дуслык» татар-башкорт иҗади берләшмәсе катнашты. Әйтергә кирәк, әлеге коллектив Ташкентның татар һәм башкорт милли үзәкләрен беренче генә вәкил итми.
«Дуслык» артистларының «Бәйрәм бүген» дип аталган вокаль-хореографик композициясен тамашачылар зур алкышлар белән каршы алды. Ферүзә Халдарова һәм «Дуслык»ның бию төркеме башкарган «Уйна, курай» дигән күренеш исе бәйрәмгә җыелган халыкны битараф калдырмады.
Сәхнә тирәсендә исә сәнгать күргәзмәләре оештырылган иде. Анда «Мирас» татар-башкорт мәдәни берләшмәсе милли костюмнар, музыка кораллары, халык эшләнмәләре әйберләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар