Урал дәүләт тау университетының ректоры Николай Косарев үткән атнада, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин белән Екатеринбург шәһәрендә очрашкан вакытында, 25 октябрьдә уку йортында намаз бүлмәсе ачылачагын вәгъдә итте.
Бу хакта ул җәй аенда, 250дән артык мөселман студентын кабул иткәннә соң хәбәр иткән иде. Алар арасында татар, башкорт, казах,үзбәк, таҗик һәм башка милләт вәкилләре шактый. "Мөселманнар, намаз уку бүлмәсен булдыру турында теләкләрен белдерделәр, һәм бу бүлмә вузның кунакханәсендә булачак", - дип белдерде журналистларга УГГУ җитәкчесе.
Студентлар мәхәлләсе, әйтеп үткәнчә, уку йортының кунаккханәсендә урнашачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк университетта Николай Чудотворец исемендәге православие храмы ачылган иде. Тау университеты Россиядә яшәүче халыкның рухи һәм милли кыйммәтләрен пропагандалауга зур әһәмият бирә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар