Индонезиянең бер провинциясе хакимияте – Джамбида җирле мәктәп кызларының вузга керер алдыннан сафлыкны тикшерүгә тапшырыла торган тестларны мәҗбүри итмәкчеләр. Закон чыгаручылар мондый инициатива барлыкка килүнең сәбәбе итеп дини кануннарның югала баруын һәм яшүсмерләр арасында никахка кадәр секс белән шөгыльләнүчеләрнең арта баруы белән аңлата.
Сафлыкны тикшерүгә тестлар кертү идеясе критиклар арасында зур шау-шу уятты, алар моңа җавап итеп кеше хокуклары бозылуга юл куймау юлына басарга һәм кимсетә торган тикшерү-тикшеренүләр кертмәскә чакыралар, бары тик мәктәп балалары арасында җенси тәрбияне көчәйтүне кирәк күрәләр.
Индонезия – мөселманнар иң тыгыз урнашкан ил, анда барлыгы 210 миллион мөселман яши. Күпчелеге ислам диненең модернизияләнгән һәм толерант формасын тота, әмма властьта утыручылар арасында «иске мәктәп»кә ябышып ятучылар да очрый, дип хәбәр итә Associated Pressка сылтама биреп gzt.ru яңалыклар порталы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар