Калифорниянең «Диснейлэнд» җитәкчелеге беренче тапкыр хиҗаб тыелганнан соң, мөслимә хезмәткәрләргә махсус тегелгән баш киеменнән йөрергә рөхсәт итте, дип белдерде Америка-ислам мөнәсәбәтләре советы.
Башта парк аттракционнары җитәкчелеге 22 яшьлек Нур Абдаллахка билет кассасында эшләгәндә хиҗаб киюне тыйган иде. Аңа эш урынын башка җирдән – паркның кеше аз йөри торган урыныннан тәкъдим иткәннәр иде, әмма ул моның белән килешмәде.
Нәтиҗәдә парк җитәкчелеге компромисска барды һәм махсус дизайн белән баш киеме эшләп чыгарды, хәзер Нурның киеме дресс-кодка да, шәригать кануннарына да туры килә, дип хәбәр итте “Диснейлэнд”ның матбугат сәркатибе Сьюзи Браун. Мәсьәлә уңай якка хәл ителгәннән соң, Нур зәңгәр шарф һәм береттан йөри.
Уолт Дисней паркы төрле конфессия вәкилләренең бик күп дини проблемаларын чишүдә бай тарихка ия. Соңгы 3 ел эчендә шундый ике йөздән артык проблема үз чишелешен тапкан”, – дип белдерде үз чыгышында Браун.
Браун билгеләп үткәнчә, бу очрак исә шулай ук башка парк хезмәткәре баш киеменнән йөрергә теләү очрагыннан шунысы белән аерыла икән: тегесе дискриминация буенча үзәккә "жалоба” биргән була.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар