Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте (ЦДУМ) рәисенең беренче урынбасары Әлбир Крганов бөтен өммәтебез исеменнән Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужковның күп еллык хезмәте өчен зур рәхмәт белдерде.
“Юрий Михайловичның кылган хезмәтләре өчен олы ихтирамга лаек. Ул нинди җитди субъектның, өстәвенә безнең илебезнең визит карточкасы булган башкаланың җитәкчесе буларак, олы җитәкче вазифасын уңышлы үтте. Без, Аллаһка шөкер, шуны ачык беләбез: халыклар һәм диннәр арасындагы дуслык саклана”, – дип белдерде Ә. Крганов “Интерфакс-Религия” корреспондентына.
Мөфти ассызыклап узганча, Ю. Лужков һәм аның командасы рухи өлкәдә бик күп эшләр башкарды.
“Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Христа Спаситель храмы төзелде, ә Бөек Җиңүнең юбилеена исә Поклонная горада чиркәү, мәчет, синагога калкып чыкты”, – диде ул.
ЦДУМ вәкиле башкаланың яңа җитәкчесенә “бу курсны дәвам итү”дә уңышлыклар теләде һәм илебезнең күпмилләтле һәм күпдинле булуын да истә тотып, “Мәскәүнең яшәү өчен иң уңай һәм матур шәһәргә әйләнә баруында” дәвамлылыклар көтеп калуын җиткерде.
Күптән түгел генә Текстильщикларда мәчет төзелешенә каршылык протестларына карата мөфти ышанычлылык сизә, чөнки яңа башлык дин оешмалары белән “конструктив мәсьәләләрдә позитив, эффектив диалог” алып барыр, аларны хәл итүләр “илебез хакына” һәм “коллегиаль” төстә чишелеш табар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар