“Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге быел хаҗ кылырга теләүчеләрне кабаттан искәртә: 2010 ел Хаҗына документлар кабул итү 1 октябрьдә тәмамлана. Бүгенге көнгә 200 ләп хаҗи изге урыннарга “Мәрҗәни” туры белән барырга ниятли. Калганнар исә “Кол Шәриф эконом”, “Кол Шәриф стандарт”, “Кол Шәриф плюс”, һәм “Сөембикә”программаларын сайлаган. Шунысын да искәртү кирәк, “Кол Шәриф плюс” маршруты белән барырга төркемнәр тулысынча тупланганлыктан, әлеге турга инде документлар кабул ителмәячәк.
“Идел-Хаҗ”хаҗиларын изге сәфәрдә барлыгы 7 табиб озатып йөриячәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан юлланган табиблар өчен хаҗ чорында сәфәр кылучыларга хезмәт күрсәтү буенча махсус курслар оештырылды. Сәламәтлек сагында торучылар алдында моңа кадәр инде хаҗда булган тәҗрибәле табиблар чыгыш ясады, кыр шартларында медицина ярдәме күрсәтү нечкәлекләре белән таныштырды. Ә “Идел-Хаҗ” белгечләре исә изге урыннарда дини йолалар тәртибе хакында сөйләде. Курслар тәмамланганнан соң тест-имтихан үткәрелде һәм агымдагы елның октябрендә хаҗга бару өчен 7 табиб сайлап алынды, аларга сертификатлар бирелде.
Быел “Идел-Хаҗ” хаҗилары төркемнәрен татар, рус, гарәп телләрен белгән 20 квалификацияле белгеч озатып йөриячәк. Беренче төркем хаҗилар изге сәфәргә 23 октябрьдә кузгала.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар