Республика мөфтие Әлбир Крганов форумның башлануы белән тәбрикләде һәм анда катнашучыларга уңышлар, нәтиҗәле эш-гамәлләр теләде, дип хәбәр итә мөфтиятнең рәсми сайты.
“Яшьләр өчен бүгенге көндә яхшы белем, һөнәр, тормышта үз урыныңны табарга, үз гаиләңне, үз тамырларыңны һәм традицияләреңне белү бурычы йөкләнгән һәм Ватаныбызга хезмәт итәргә лаеклы граждан булырга кирәк”, – дип билгеләп узды ул һәм лаеклы егет-кызларга илебезнең әйдәп баручы вузларында белем алырга ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерде.
Үз чиратында мөселман яшьләре лидеры Артур Вәлиев исә “мәчет яшьләр өчен мәдәни тормыш үзәге булып тора”, биредә күпне күргән аксакаллар белән фикер алышырга мөмкин, моннан тыш мөселманнар православ һәм башка диндәге яшьләр белән аралашып дус яшиләр, дип белдерде ул.
Чараны оештыру инициаторлары булып Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе тора.
Форум Чувашиядә беренче мәртәбә уза, моңа хәтле мондый чара Казанда дүрт тапкыр үтте, дип хәбәр итә «Интерфакс-религия».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар