Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал дәүләт тау университетында очрашу вакытында Александр Мишаринга Екатеринбургтагы җәмигъ мәчетне төзеп бетерү тәкъдимен ясады, дип яза JustMedia.
Дәүләт җитәкчеләре һәм өлкә башлыклары белән очрашуга Уралдагы татар оешмалары вәкилләре, рухи лидерлар, УГГУ профессорлары һәм студентлары, төрле иҗтимагый оешма әгъзалары, шулай ук Екатеринбург шәһәр думасы һәм өлкә парламенты депутатлары җыелган иде.
“Екатеринбургта синагога төзелгән, Чапаев – Декабристлар урамы чатында җәмигъ мәчет тә бар. Тик төзелеш эшләре туктап калган. Бу мәчет бик тә кирәк. Екатеринбургта өлкәдәге барлык татарларның 80 меңе яши (барысы – 180 мең), әмма җәмигъ мәчет әле дә төзелеп бетмәгән. Барлык мөселманнардан да мәчетне төзеп бетерер өчен ярдәм сорыйбыз”, – дип мөрәҗәгать итте губернаторга Свердлау өлкәсе мөселманнары советы рәисе Рәис Нуримов.
Аны шунда ук Татарстан президенты күтәреп алды: “Мин ышанам, губернатор бу мәсьәләне чишәргә ярдәм итәр. Мин исә Татарстан вәкиле буларак эшкә күзәтчелек кылачакмын, безнең теләкләребез дә чагылыш табар”.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар