20 миллионнан артык Россия мөселманнарының фикерләре күпкырлы, ә бу исә беренче чиратта мәчет төзү, хөкүмәт башлыклары белән үзара элемтә урнаштыруга карый. "Әгәр дә, кем дә кем җирле урыннарда мәчет төзергә ирек бирми икән, бу бөтенләй дөрес түгел, - ди ЧР ДН башлыгы Солтан Мирзаев IslamNews агентлыгына. - Мөселманнар Россияне алга җибәрергә омтыла. Рухи башлыклар илнең бөтенлеген сорап дога кылалар. Кайсы да булса берәр җирдә Аллаһ йортын төзергә каршы киләләр икән, бу бөтенләй дөрес түгел".
Солтан Мирзаев шуңа өметләнә, шушы Мәскәү мөселманнарының проблемасын хәл итәр өчен, мөселман дин әһелләрен генә түгел, илнең урыннардагы мөселман халыклары лидерларын да тартырга кирәк, мисал өчен Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Кабарда-Балкар башлыгы Арсен Каноков һәм башкаларны.
Чечня мөфтие тагын шуны да билгеләп үтте, РФнең Төньяк Кавказ республикаларында яшәүче мөселманнар да, Мәскәүдәгеләре дә, Россия башкаласының берәр районының Әхмәд Кадыйров проспектында мәчет төзү ниятеннән кире кайтмаслар иде, - дип хәбәр итә IslamNews.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар