Гейтсхедта (Бөекбритания, Дарэм графствосы) расасыл низаг чыгарганга шикләнелеп алты кеше кулга алынды (алар интернетта урнаштырылган видеода Коръән яндыралар).
Җирле полиция хәбәрләренә караганда, 15 сентябрьдә алты шикләнелүченең икесе кулга алына, ә дүртесе – пәнҗешәмбе көнне. Хәзерге вакытта алтысыннан да сорау алына. “11 сентябрьдә Гейтсхедта чама белән ике Коръән яндыручыларга арест булды. Бу фаҗига язып алына, ә видео интернетка салына”, – дип белдерде полициянең рәсми вәкиле.
Бу видеода (аны Youtube.com сайтында хәзер дә карап була), капюшоннан яки шарфтан булган алты ир кеше, йөзләрен яшергән хәлдә, китапка бензин сибәләр, аннан соң яндыралар, шулай итеп икенчесен дә яндырырга әзерләнәләр. Китаплар янып беткәч, алар шатлык хисе белән уртаклашалар.
Гейтсхед советы махсус хәбәр бирде, анда әйтелгәнчә, төбәктә хәл стабиль, ә видеога теркәлгән очрак – ул искәрмә булып тора. “Гейтсхедта хөрмәт, мәрхәтлелек хөкем сөрә, һәм без кешеләр һәм башка милләт, дин кешеләре арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруны дәвам итәчәкбез”, – дип белдерә совет.
Җирле власть искәртеп үткәнчә, кулга алынган егетләр Коръән яндыруга чакырган Флоридадагы Америка пасторына ияргәннәр, дип хәбәр итә Gzt.ru Telegraphга сылтама ясап.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде