Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәистәше Мөкатдәс Бибарсов, Казанда узган татар дин әһелләре форумында чыгыш ясап: “Бары тик ислам диненә мөнәсәбәтле рәвештә генә татар халкы үзен, үзенең мәдәниятен һәм традицияләрен иң авыр вакытларда да саклап кала алды”, – дип белдерде.
Татарны татар итеп саклап калу өчен, ДУМСО башлыгы үсеп килүче буынны тиешле дәрәҗәдә исламча тәрбияләргә, моны гаиләдән башап, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә дәвам иттерүнең әһәмиятен ассызыклап узды. “Әлеге мөһим институтларсыз һәм алар формалашмыйча җәмгыятьтә халкыбызның телен һәм традицияләрен саклап калу турында сүзнең булуы мөмкин дә түгел”, – дип ассызыклады үз чыгышында М. Бибарсов.
Шулай ук ул чарада катнашучы хөкүмәт вәкилләренә дә мөрәҗәгать итте. “Сез шуны аңларга тиеш, без – дин әһелләре – сезнең арттан барабыз, һәм безгә сезнең мәчетләргә йөрүчеләрегезне күрү бик тә күңелле булыр иде (җәмәгать намазларында кулларны догага күтәрү шатлык түгелмени), гомумән, үзенең ислам динен тотуын ачыктан-ачык белдерүчеләрне дә”, – дип җиткерә М. Бибарсовның сүзләрен ДУМСОның матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар