Казан һәм Мәскәү телекүперендә катнашучылар Россиядә дини белем бирү проблемалары турында сөйләшәчәк Бүген, җомга көнне, 15:00 сәгатьтә, Россия һәм якын чит илләр мөселман халыкларының рухи мирасы” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Россия һәм чит илләрдә дини белем бирү проблемалары һәм перспективалары” темасына Мәскәү – Казан телекүпере оештырылачак. Биредә РИУ ректоры Рафыйкь Мөхәммәтшин да катнашачак.
Яшьләр өчен дини белем алу берничә сәбәп аркасында авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, кайсы да булса төбәктә дини уку йорты булмау. Моның белән бергә, Россия җәмгыяте динилек турында күп сүз алып бара. Ләкин яхшы рухи дәвамчылар калдырырга әзерме соң ул?
Университетның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, телекүпердә катнашучылар түбәндәге сорауларга җавап бирергә тырышачак:
Илебездә якшәмбе мәктәпләре, мәдрәсә һәм башка уку йортлары җитәрлекме? Аларның әдәбият, компьютер класслары, тулай торак белән тәэмин ителеше ни дәрәҗәдә? Студентларның стипендиясе канәгатьләндерерлекме? Диплом алганнан соң дини оешмаларда эшләп алу мәҗбүриме? Уку йортлары чит ил тәҗрибәсенә таяна алалармы?
Мәскәүдән катнашучылар:
Изге Иоанн Богослов Россия Православ Институты ректоры игумен Петр (Еремеев);
РПИ изге Иоанн Богослов һәм МГИМО профессоры, тарих фәннәре докторы Андрей Борисович Зубов;
Казаннан катнашучылар:
Россия ислам университеты ректоры Рафыйкь Мөхәммәтшин;
Ислам дөньясындагы университетлар Федерациясе Генераль секретариаты җитәкчесе Мостафа Гали (Марокко);
ХалыкараМалайзия ислам университеты каршындагы ислам бердәмлеге Институты директоры, профессор Хәссан Әхмәд Ибраһим (Малайзия);
Әлеге видеокүпер РИА Новости (www.rian.ru) белән “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыкларының уртак проекты булып тора.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар