Казанда гөрләп эшләп ятучы «Шәрык» клубында кунакта “Райян” төркеме булды. Очрашуда «Болгар иле» клибының каралама варианты да күрсәтелде. Аны төшерүдә «Болгар» хәйрия фонды, видеооператорлар Ринат Әмиров, Аркадий Орешников һәм «Шәрык» клубы активистлары үзләре дә катнашкан.
Азат Гадиев белән Вәли Фазлыйәхмәтов дини җырлар җырлый торган “Райян” төркемен оештырып, узган елны «Казан егетләре» төркеменнән аерылып чыкканнар. Алар җыр сәнгате, иҗат һәм дин турында, гомумән, яшьләрне ниләр кызыксындыра, шул турыда да сөйләде.
Аксубай районы Яңа Ибрай авылы егете Азат һәм Башкортстан республикасының Нефтекамски шәһәрендә туган Вәли «Казан егетләре»ндә эшләгәндә үк Ислам динен кабул итеп, эчке дөньяларына туры килерлек җырлар иҗат итә башлаган булуларын җиткерде. Җырчылар бүгенге рухи эзләнүләре, гаилә тормышлары турында да бәян итте.
Шунысы кызык, Шәрык яшьләр клубы мөселманнар өчен кызыклы очрашуларны даими ясап тора, биредә ел саен Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уза. Шулай ук, монда килүчеләр намазлар укый. Мөселманнар өчен танушылар хезмәте дә эшли. Ул бушлай хезмәт күрсәтә. Телефон: 89503141268. Шулай ук, дүшәмбе көннәрендә вәгазь тыңлыу оештырыла. «Шәрык» клубының һәр чарасы Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә. Сезне көтеп калабыз: Казан шәһәре, К. Маркс ур., 41/13 нче йорт.
Ләйсән Гобәйдуллина,
КДУ студенты

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар