Ураза гаете – мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Хәзер Ураза бәйрәме Татарстан күләмендә ял көне дип саналачак. Моның турында “Татарстан Республикасы бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында” ТР Законының 1 нче маддәсенә үзгәреш кертү турында” закон проекты ТР Дәүләт Советы сессиясендә тулаем кабул ителде. Бүгенге көндә исә Дагстан, Башкортстан, Чечен, Ингуш, Адыгәй, Карачай-Чиркәс республикаларында Ураза бәйрәме эш көне булмаган бәйрәм көне итеп билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Россиянең истәлекле даталар исемлегенә яңа истәлекле көнне – 21 май - Россиядә Ислам дине рәсми кабул ителгән көнне кертүне сорап, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов һәм РФ ФҖ Федерация Советы башлыгы Сергей Миронов исеменә мөселманнар мөрәҗәгать юллаган иде. Билгеле булганча, безнең илдә барлык диннәр дә тигез, шунлыктан чыгып Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көнен билгеләү дә сорала
Русьны чукындыру көне ачык билгеле, шунлыктан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көнен билгеләү дә сорала. Татарстан Республикасы Законына кергән үзгәрешләр нигезендә, Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне итеп 21 майны (иске стиль белән 16 май) билгеләргә тәкъдим ителә. Ул ял көне түгел, ә истәлекле дата буларак карала.
Депутатлар фикеренчә, Исламны Идел Болгарстанында рәсми кабул итү көнен 21 майда истәлекле дата итеп мәңгеләштерү, Ураза гаетен бәйрәм көне итеп билгеләү Татарстан Республикасында конфессияләр арасындагы хезмәттәшлекнең һәм рухи байлыгыбызның ачык дәлиле булыр иде. Бу закон проектын 78 депутат хуплады, берсе каршы чыкты, икесе тавыш бирмәде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар