Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы территориясендә әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына өстәмә чикләүләр билгеләү турында” Татарстан Республикасы законы проектын беренче укылышта кабул итте. Депутатларны әлеге закон проекты белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов таныштырды.
Рафил Ногманов хәбәр иткәнчә, этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында” Федераль закон нигезендә, РФ субъектларына әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына өстәмә чикләүләрне билгеләү хокукы бирелгән.
Әлеге законны эшләү Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы халкы тарафыннан алкоголь эчемлекләрне куллануның артуына бәйле. Закон проекты Татарстан гражданнарының сәламәтлеген яклауга һәм тормышын уңайландыруга юнәлдерелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Шуңа бәйле рәвештә, ТР территориясе ваклап сату предприятиеләрендә әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сатуны кичке сәгать уннан (22.00) алып иртәнге сәгать унга (10.00) кадәр тыю тәкъдим ителә. Бу чикләү рестораннар, барлар һәм кафеларга кагылмый.
Сессиядә әлеге закон поекты буенча кызу бәхәсләр барды. КПРФ партиясе әгъзасы Рафаил Нуретдинов тыюны рестораннар, барлар һәм кафеларга карата да кулланырга чакырды. Шулай ук фикер алышу барышында алкоголь продукциясенең “катылыгы”н 10-11 процентка кадәр төшерергә, тыю вакытында кичке сигездән иртәнге унбергә кадәр билгеләргә тәкъдим ителде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге законны ашыгып кабул итмәскә чакырды. Ул закон проекты турында фикер алышуга халык вәкилләрен җәлеп итү, закон чыгару инициативасы субъектларыннан кергән тәкъдимнәрне игътибар белән карау зарурлыгын билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, үз чиратында, закон проекты авторларына республикада исерткеч куллану күрсәткечләрен тагын бер кат күздән кичерергә чакырды. Депутат Р.Ногманов үз чыгышында ел саен бер кешегә 9,2 литр исерткеч туры килүен әйткән иде. Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, соңгы елларда бу күрсәткеч 16-18 литрга җитә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар