18 сентябрьдә Казанның Царицыно посёлогында төзеләчәк яңа мәчетнең нигез ташын салу тантанасы булып узды. Әлеге Аллаһ йорты "Зәйнулла" исемен йөртәчәк.
Чара Изге Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. Аны шушы мәхәлләнең имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зарипов укыды. Олы хөрмәт сүзләре белән ТР Диния нәзарәте вакыфы рәисе, мөфтинең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз чыгыш ясады. Ул Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевнең рухи тормышы турында сөйләде. Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин мәчет белән янәшә мәдрәсә салырга да киңәш итте, бу исә үз чиратында барлык теләүчеләр һәм балалар укысын өчен менә дигән мөмкинлек булыр иде.
Мәчет уңайлы урында - юл буенда урнашкан, аның янәшәсендә генә "Җиһан" кибете бар. Әлеле участокны мәчет өчен үзенең шәхси җиреннән Фәрит Җиһангиров бүлеп биргән. Ул үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, безнең бабаларыбыз беренче чиратта мәчет төзегәннәр, ә аннан соң гына йорт салганнар. Царицынода мәчет төзүнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Әлеге шатлыкны бүлешү өчен бик күп Казан имамнары килде, алар арасында Шамил хәзрәт Исхаков та бар иде. Тантананы танылган ди-джей һәм конферансье Булат Бәйрәмов алып барды. Чарада катнашкан Вәлиулла хәзрәт Якупов исә Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевнең хезмәтләрен революциягә кадәр татарлар гына түгел, ә төбәкнең барлык милләт вәкилләре дә укыган, таныш булган, дип белдерде.
Мәчет төзелешенә көчләрен кызганмаучыларга һәм ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булса иде. Тантанада катнашучы Тәлгать Әхмәтҗанов, мисал өчен, төзелеш өчен үзенең саллы өлешен кертергә өлгергән дә инде.
Мероприятие ахырында Илдус хәзрәт Фаиз һәм Мансур хәзрәт Җәләлетдин мәчет фундаментына беренче кирпечләрне салдылар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар